Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, Апас районында урып-җыю кампаниясе төгәлләнде.
Бүгенгә игенчеләр тарафыннан 26782 гектарда уңыш җыеп алынган, бу бөртеклеләр мәйданының 94 процентын тәшкил итә. Уртача уңыш гектарыннан 35,4 центнер тәшкил чыга. Барысы 94932,8 тонна ашлык суктырылган. Кырларда чөгендер алу эше дә дәвам итә.
Нет комментариев