Үткән атнада Татарстанда 9827 ОРВИ очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Роспотребнадзор идарәсе.
Ведомство мәгълүматлары буенча, очраклар саны узган елның шул ук чорына караганда 20,2% азрак һәм эпидемик чиктән 14,9% түбәнрәк. Күбесенчә, авыру грипп вирусы белән бәйле түгел.
ОРВИ профилактикасы өчен республика халкына авырулар белән якын аралашудан качарга, кулларны даими юарга һәм җәмәгать урыннарында булуны кыскартырга киңәш ителә.
Нет комментариев