Аграр көллият коллективы бәрәңге һәм күп төрле яшелчәләр үстерде. Бу көннәрдә педагоглар һәм студентлар көче белән бәрәңге алынды.
“Көллият участогыннан җыелган барлык яшелчәләр төшке аш әзерләүгә китәчәк. Бу эшнең мөһимлеген һәркем аңлый, чөнки үстерелгән һәм җыелган уңыш нәтиҗәсендә безнең көллияттә студентлар өчен бушлай кайнар ризык бирелә. Барыгызга да намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт”, - ди көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Нет комментариев