Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апас аграр көллиятендә “Ачык ишекләр көне” узды

Районыбыз мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары аграр көллияттә өйрәтелүче һөнәрләр белән таныштылар.

(24 апрель, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Апас аграр көллияте бүген кунаклар каршылады. Бирегә көллият тормышы белән танышырга районыбыз мәкттәпләренең 9нчы сыйныф укучылары килделәр. Башта актлар залында җылы очрашу оештырылды. Очрашуда көллият җитәкчелеге укучыларга һөнәрләр турында кыскача сөйләп үтте, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина яшьләргә киңәшләрен бирде, җылы теләкләрен ирештерде. Биредә һөнәр үзләштерүче егетләр һәм кызлар кунакларга концерт чыгышларын тәкъдим иттеләр. Чыгышларында алар үзләре өйрәнә торган һөнәрләрне, көллият тормышын чагылдырдылар.
Аннан соң кабинетларда, мастерскойларда укытучылар, мастерлар укучыларны һөнәрләр белән якыннанрак таныштырдылар. Көллияттә укытыла торган һөнәрләрнең авыл хуҗалыгы өчен бик мөһим булуын билгеләп үттеләр. Пешекче, тракторчы, шофер, техник - механик һәм башка һөнәрләр районыбыз өчен бик актуаль булуына басым ясадылар. Фойеда һәм автодромда күрсәтелгән мастер-класслар укучыларга аеруча ошады. Кызларны күбрәк пешекче һөнәре серләре кызыксындырса, егетләрне автодромда машина, трактор йөртеп карау җәлеп итте.
Ашханәдә кунаклар өчен ашату да оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев