Апас Сабан туена Фирдүс Тямаев һәм Ришат Төхвәтуллин да килүе көтелә
Мәдәният

Апас Сабан туена Фирдүс Тямаев һәм Ришат Төхвәтуллин да килүе көтелә

12 июнь көнне Апаста район Сабан туе узачак. Бәйрәм алдагы еллардан аермалы буларак 14.00 сәгатьтә башланып, кичке Сабантуй белән дәвам итәчәк.


(28 май, “Апастово-информ“).



Сабан туена танылган җырчылар да килүе көтелә.
17.30 сәгатьтә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.
20.00 сәгатьтә кичке Сабантуй башланып китәчәк. Яраткан җырчыбыз Ришат Төхвәтуллин үзенең концерт программасын тәкъдим итәчәк. 0+


Нет комментариев