Апас үзәк китапханәсендә "Туган тел" не  җырладылар
Мәдәният

Апас үзәк китапханәсендә "Туган тел" не җырладылар

21 февраль —​ Халыкара Туган тел көне уңаеннан​ Апас үзәк китапханәсендә​ «Туган телем —​ иркә гөлем» дип аталган әдәби кичә үтте.

(21 февраль, "Апастово-информ"). 

 Кичәдә Аграр көллияте​ укучылары, берничә телне камил белгән Салахова Суфия Губайдулловна һәм Салахова Галия Рахимовна катнаштылар. 

Кунаклар​ укучыларда туган телгә карата ярату, хөрмәт хисен тудыру максатыннан бик мәгънәле чыгыш ясадылар. Туган телебезне югалтмаска, аны сакларга өндәделәр.

 Очрашу «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

#яшәавылымминем


Нет комментариев