Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаста “Безнең заман” фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

Район башлыгы Равил Хисаметдинов “Безнең заман” фестиваленең суперфиналында уңышлы чыгыш ясап, җиңү яулаган яшьләрне тәбрикләп, уңышлар теләде.

“Безнең заман” фестиваленең барлык бәйге нәтиҗәләре буенча “Свияга” агрофирмасының эшче яшьләре иҗат төркеме гомумкоманда зачетында 3 урынны яулады. Алар 50 мең сумлык сертификатка лаек булдылар.
Фестивальнең “Музыка” номинациясендә чыгыш ясап, 3 урынга лаек булган Илнар Хәсәнов һәм Айрат Айтуганов дуэты диплом белән бүләкләнде.
Шулай ук суперфиналда “Визитка-презентация” номинациясендә 2 урын яулаган районыбызның эшче яшьләр иҗат төркеме 24500 сумлык сертификатка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев