Апаста Сабан туена әзерлек дәвам итә
Мәдәният

Апаста Сабан туена әзерлек дәвам итә

Җирлекләрдә Сабан туена бүләк җыюлар бара. Әлеге милли йолага Үтәмеш авылы да кушылды. (20 май, “Апастово-информ“).

Авылга гармун тавышы, шат авазлар таралды. Җигүле атлар белән мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр, балалар урам әйләнде. Һәр йортта бүләк әзерләп тордылар. Хуҗа-хуҗабикәләр изге теләкләрен дә җиткерде.


Нет комментариев