Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Түбән Барыш авылы яңа клублы булды

Түбән Барыш авылында 50 урынга исәпләнгән яңа клуб ачылды. Ул Федераль милли-мәдәни программага нигезләнеп төзелгән. Клуб Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Асия Хәйруллина исемен йөртә.

(9 декабрь, “Апастово-информ“).

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм “Ак Барс“ банк идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин барышлыларның шатлыгын уртаклашты.

“Сентябрь аенда без сезнең белән фельдшер-акушерлык пуктын ачкан идек. Ул вакытта авылда яңа клуб төзү турында да сүз булды. 3 ай эчендә яңа бина сафка басты. Президентыбызга зур рәхмәт. Төзелеш Федераль программа нигезендә башкарылса да, республика бюджетыннан да акча бирелде. Хөкүмәт җитәкчелегенә, төзүчеләргә дә зур рәхмәт. Бинаның ишекләре ябылмасын, авылда балалар тавышы күбрәк яңгырасын“, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров яңа ачылган клубка тальян бүләк итте.

“Сезнең белән мәдәният йортын ачу минем өчен бик зур вакыйга. Республикада эшләп килүче 50 программаның берсе – мәдәният йортларын төзү. Тиз арада шундый сыйфатлы, яңа бина төзеп чыгу бик зур җиңү“, – диде Шамил Гафаров.

“Ак Барс“ банк идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да клубка 50 мең сумлык Сертификат тапшырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов районда мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирелүен, соңгы вакытта гына да 8 бина төзелүен һәм төзекләндерелүен әйтеп узды.

“Республикада Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов мәдәният өлкәсенә зур игътибар күрсәтә. Апаста быел матур һәм заманча биналар ачылды. Клуб матур гына эшләсен, халыкка хезмәт итсен, – диде ул.
Ленар Хәкимҗанов Кече Күккүз клубы мөдире Гөлүзә Зәйнуллинаны һәм Иске Йомралы мәдәният йорты мөдире Резедә Гайнетдинованы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләде.


Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова авылда барган төзелешеләр, үзгәрешләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Хөрмәтле җитәкчеләребез, безнең авылыбызга матур карашыгыз өчен, шушындый бина бүләк иткән өчен зур рәхмәт. Рәхмәтебезне Президентыбызга да тапшырсагыз иде. Бөтен уңайлылыкларыбыз бар, яшәргә дә, яшәргә“, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев