Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Түбән Биябашы авылында яңа клуб ачылды

Түбән Биябашы авылы халкы өчен 9 декабрь бәйрәмгә тиң булды. Биредә Федераль милли-мәдәни программага нигезләнеп 50 урынга исәпләнгән яңа клуб төзелде.

  • (9 декабрь, “Апастово-информ“).
    Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм “Ак Барс“ банк идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты.

    “Авылларда безнең нәселебез дә, милләтебез дә, телебез дә, киләчәгебез дә. Түбән Биябашта клуб ачуыбызга бик шатбыз. Сентябрьдә башланган эш декабрьдә тәмамланды. 7 миллион сум акча сарыф ителгән“, – диде Шамил Гафаров һәм ул яңа ачылган клубка тальян тапшырды.

    Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Болынбалыкчы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлнара Садыйкованы һәм Урта Биябаш клубы мөдире Елена Назарованы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләде.

    “Ак Барс“ банк идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да клубка 50 мең сумлык Сертификат тапшырды.

    “Ибраһимов һәм К“ хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимов җирлек халкын кайгырткан җитәкчеләргә рәхмәтен белдереп, шулай ук кирәк-яраклар алу өчен 100 мең сум акча бирәчәген белдерде.

    “25 ел бу клуб төзекләндерү күрмәгән иде. Хәзер менә җылы, якты, яңа клубыбыз булды“, – диде ул.

    Бу көнне Түбән Биябашы авылы халкы яңа клубта тәүге концертны да карады. Алар бар да канәгать иде.

    “Шушы авылда туып-үстем. Гомер буе колхозда эшләдем. Клубыбыз бик матур булды, барлык җиһазлары бар. Клуб буласына башта ышанмаган да идек. Инде менә хәзер ышандык. Бильярд та куелган. Күптән уйнаган юк иде. Кереп бильярд уйнарбыз“, – диде Фирдүс абый Сәйфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев