Болынбалыкчыда бар урамны шаулатып Сабан туена бүләк җыйдылар
Мәдәният

Болынбалыкчыда бар урамны шаулатып Сабан туена бүләк җыйдылар

Авылларда милли йолалар дәвам итә. Бу көннәрдә һәр җирлектә Сабан туена бүләк җыялар.

(25 май, “Апастово-информ“).



Болынбалыкчы авылының мәдәният хезмәткәрләре, яшьләре, балалары милли киемнәрдән, җыр-моңнар белән урамнарны әйләнде. Хуҗа-хуҗабикәләр изге теләген әйтеп колгага сөлге, яулык бәйләде.
“Болынбалыкчыда яшәүче Нурия апа Сабан туенда иң беренче килгән атка сөлге дә чиккән. Ул бигрәк тә ат чабышларын карарга яратуын белдерде“, – ди клуб мөдире Ләйсән Җәләлиева.


Нет комментариев