Реклама
Мәдәният
Сәхнәгә яңа киемнәр белән
Р Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән брифингта май ахырында республиканың Лаеш районы, Никольское авылында 20нче тапкыр үткәреләчәк "Каравон" рус фольклор фестиваль-бәйрәме турында сүз барды. Ул бу юлы "Универсиада-2013" канаты астында уздырылачак. "Юбилей фестивалендә Апастан 12 кешелек иҗат төркеме дә катнашачак. Биешнең "Рябинушка" фольклор төркеменә быел Раштуа бәйрәмендә район башлыгының 30...
Р Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән брифингта май ахырында республиканың Лаеш районы, Никольское авылында 20нче тапкыр үткәреләчәк "Каравон" рус фольклор фестиваль-бәйрәме турында сүз барды.
Ул бу юлы "Универсиада-2013" канаты астында уздырылачак. "Юбилей фестивалендә Апастан 12 кешелек иҗат төркеме дә катнашачак. Биешнең "Рябинушка" фольклор төркеменә быел Раштуа бәйрәмендә район башлыгының 30 мең сумлык Гранты бирелгән иде. Шул акчага бик матур сәхнә киемнәре тектердек.", - ди бу җәһәттән район мәдәният бүлеге мөдире Рәкыйп Шакиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев