Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Гармун моңы - йөрәк җыры” фестиваленә нәтиҗә ясалды

Районкүләм иҗат фестиваленең йомгаклау турында 65тән артык гармунчы чыгыш ясады.

(12 август, “Апастово-информ”).


Фестиваль гармунчылар парады белән башланып китте. Апасның үзәк урамнарына гармун моңнары таралды.
Апасның Яр буенда зур бәйрәм узды. Биредә “Гармун моңы-йөрәк җыры” фестиваленә йомгак ясалды. Фестивальнең шарты буенча, башта авылларда зона турлары оештырылган иде. Анда гармунчыларның иң-иңнәре сайлап алынды.
Фестивальне Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев ачып җибәрде һәм һәр катнашучыга уңышлар теләде.
Бәйрәм барышында районыбызның мәдәният өлкәсенә зур өлеш кертүчеләргә “Апас районы оешуга - 90 ел” истәлек медале, күкрәк билгеләре, Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырылды.
Иң оста гармунчылар чыгышлары белән халыкка бәйрәм кәефе бүләк итте. Яр буе гармун тавышларыннан, төрле уен коралларыннан, җыр-моңнардан яңгырап торды. Чыгышларны бәяләгәндә киемнәр дә, осталык та, сәхнәдә үз-үзеңне тоту да - һәммәсе исәпкә алынды.
Казаннан кайтучы сәнгать әһелләре төрле уен коралларында уйнап осталыкларын күрсәттеләр һәм җиңүчеләрне билгеләү дә аларга йөкләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев