Мәликә: “Бик дулкынлансам да, сынатмадым”
Мәдәният

Мәликә: “Бик дулкынлансам да, сынатмадым”

Дәвеш авылыннан Мәликә Нуруллина “Йолдызлык” фестиваленең суперфиналына узды.

(28 март, “Апастово-информ”). 


Мәликәне сәхнә осталыгына әнисе Лилия өйрәтә. Кызының 3 яшеннән үк озын-озын шигырьләрне истә калдыруын сөйли ул. Бакчада йөргәндә үк Мәликә төрле бәйгеләрдә катнашкан. Узган ел фестивальнең район турында тамашачылар күңелен яулап, призга лаек булган. Быел ул тагын да тырышып әзерләнгән. 
-Мин шундый дулкынландым, жюрида утыручы абый-апаларның елмаюларын күргәч, тынычландым. Казанга узуыма бик сөендем. Хәзер суперфиналга әзерләнәбез, - ди Мәликә.


Нет комментариев