Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Райондашларыбыз башкаладан медальләр белән кайтты

Театр елы уңаеннан, Казан шәһәрендә республика профсоюз оешмасы тарафыннан “Театраль династия“ дигән чара оештырылды.

Биредә гаилә династияләре белән сәхнәне үз иткән, иҗат белән янып яшәүче, район күләмендә узган чараларның үзәгендә кайнаучы, зона һәм республика күләмендә узган чараларда актив катнашучы гаиләләр чакырылды. Кече Болгаер авылыннан Низамовлар династиясе һәм Борнаштан Гыйльметдиновлар гаиләсе әлеге кичәдә катнашты. “Танылган шәхесләр белән аралашу, бүләкләү тантанасын үз эченә алган, җылы тәэсирләр бүләк иткән чара булды“, – диләр кичәдә катнашучылар.
Тантана барышында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиевка, Низамовларга, Гыйльметдиновларга Театр елы уңаеннан медальләр тапшырылды һәм җылы, матур сүзләр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев