Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Йолдыз” өчен грантлы, Дипломлы, җиңүле ел булды

“Йолдыз“ (“Звезда“) газетасы редакциясе өчен 2020 ел уңышлар алып килде. Бәйгеләрдә быел да уңышларыбыз бар.

(1 январь, “Апастово-информ”).



“Йолдыз“ (“Звезда“) газетасы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Җиңү даны – мәңгелек” темасына язмалар белән россиякүләм бәйгедә катнашты һәм грантка лаек булды.
“Йолдыз“ газетасы журналисты Ләйлә Шиһабиева Россия пенсионерлар Союзының Татарстан бүлеге уздырган “Өлкән кешенең социаль портреты“ бәйгесендә икенче урынга лаек булды. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган “Татарстанның бер көне“ бәйгесендә катнашып, республика күләмендә икенче урынны яулады. Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы уздырган, кече һәм урта эшмәкәрлекне яктырткан язмалар буенча “Бизнес өчен финанслар“ номинациясендә җиңүче булып танылды. Ләйлә Шиһабиевага Дипломнар, кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр, Сертификат тапшырылды.

“Йолдыз“ газетасы журналисты Ләлә Сафиуллина күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте, халыкка мәгълүмат җиткерүдә керткән өлеше өчен “Татмедиа“ акционерлык җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы уздырган, кече һәм урта эшмәкәрлекне яктырткан язмалар буенча “Бизнес өчен ярдәм“ номинациясендә җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев