Үзәк чыршы янәшәсендә күңелле бәйрәм чаралары дәвам итә
Мәдәният

Үзәк чыршы янәшәсендә күңелле бәйрәм чаралары дәвам итә

Үзәк парк кабат шат авазларга күмелде.

(4 январь, “Апастово-информ”).



Апас урта мәктәбе коллективы, укучылар апаслыларга күңелле бәйрәм кәефе өләштеләр. Алар Яңа ел тамашасы тәкъдим итте, райондашларны җырлатты, биетте. Шат авазлар яңгырап торды. Кайберәүләр тамаша карады, ә кайберәүләр исә уйнады, көлде, рәхәтләнеп чана шуды, тимераякта йөрде.


Нет комментариев