Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үзәк чыршы янәшәсендә - китапханәчеләр: Кыш бабай, Кар кызы, үгез, тычкан, убырлысы да үзләренеке

Үзәк чыршы янәшәсендә китапханәчеләр халыкны күңелле ял иттерде.

(2 январь, "Апастово-информ").



Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре халык өчен күңелле ял чарасы оештырды. Алар Яңа ел тамашасы тәкъдим итте, райондашларны җырлатты, биетте. Бигрәк тә балалар Кыш бабай кулыннан бүләк алу өчен тырышты. Аның юмартлыгын тиз сизеп алдылар.
Салкын кышкы кичтә күңеләрне җылыткан, тормыш мәшәкатьләрен оныттырып елмайткан китапханә хезмәткәрләренә сокланмый мөмкин түгел. Алар бердәм булып, менә дигән итеп кичәләр дә оештыра белә, райондашларны китап укырга өндәргә дә онытмый.
3 январь кичендә аграр көллият коллективы ял иттерәчәк. (0+)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев