Апас Херсон өлкәсе кунакларын кабул итте
Район тормышы

Апас Херсон өлкәсе кунакларын кабул итте

Районга Херсон өлкәсе Геническ муниципаль округы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Юлия Семякина килде.

(31 гыйнвар, “Апастово-информ”).

  Сәфәрнең максаты - социаль объектлар белән танышу һәм эш тәҗрибәсен үзләштерү.
  Кунаклар район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә район белән танышты. Күп кенә оешмалар белән беррәттән мәгариф, спорт һәм мәдәният объектларында булдылар.
  “Мин ышанам, мондый визитлар яңа регионнар белән безнең арада элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә. Безнең район өчен уңай нәтиҗәләр биреп, әлеге өлкә белән хезмәттәшлек дәвам итәр дип өметләнәбез”, - ди район башлыгы Айрат Җиһаншин.


Нет комментариев