Апаста октябрьдә 2 янгын очрагы булган
Район тормышы

Апаста октябрьдә 2 янгын очрагы булган

Районның янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, октябрь аенда районда 2 янгын очрагы булган.

Узган атнада шәхси йортның мунча һәм сарае янган. 

-Янгын электр чыбыгыннан чыккан дигән фаразлар бар. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә. Ут мунчадан чыга. Ялкын телләре сарайга күчә. Хуҗаларга зур матди зыян килде. Алда салкын көннәр. Мунчалар да кызурак ягыла, электр мичләре куючылар да бар. Сак, игътибарлы һәм уяу булсак иде. Электр чыбыкларының да төзеклеген тикшереп, тузганнарын вакытында алмаштыру мөһим”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раил Кашапов.


Нет комментариев