Каратун мәдәният йортында дәү әниләргә багышланган бәйрәм чарасы узды
Мәдәният

Каратун мәдәният йортында дәү әниләргә багышланган бәйрәм чарасы узды

Каратун мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан “Минем дәү әнием” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Анда Каратунда яшәүче дәү әниләр һәм аларның оныклары катнашты.

Бәйрәмнең төп өлеше тамашачыларны үткән елларга, дәү әниләрнең яшьлек чорына алып кайтты. Театральләштерелгән күренешләр аша ул заманның көндәлек тормышы, хезмәте һәм гаилә җылысы чагылдырылды. Иртәнге таңнан көтү озатырга булышу, көянтә-чиләкләр белән су ташу, бәбкәләр саклау, көндәлек эшләрне башкару, кичләрен күршеләр белән җыелып кул эшләре белән шөгыльләнү, йон йомгакларын чорнау, оекбаш бәйләү - болар барысы да сәхнәдә җанланды. Тамашачылар дәү әниләрнең тормышын, хезмәтен һәм оныкларына биргән тәрбиясен искә төшерде.

Сәхнә күренешләрендә Гөлсинә Миңгәрәева оныгы Әмирхан белән, Гөлсинә Шәфигуллина оныгы Рәсил белән, Резедә Газизова оныгы Азалия белән, Фирдәүсә Нуруллина оныклары Алинә һәм Алисә белән катнашты.

Каратун мәдәният йорты мөдире Гөлназ Насыйхова билгеләп үткәнчә, чараның төп максаты - дәү әниләрнең оныклар тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, аларның җылы истәлекләрен яңарту һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту.

“Дәү әниләр безне сабыр булырга, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга, кешеләр белән дөрес аралашырга, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга өйрәтте. Йомгакны сүткәндә җепләрне җайлап барган кебек, тормышта да һәр мәсьәләне сабырлык белән хәл итәргә кирәклеген аңлаттылар. Аларның намаз укуларын, догалар кылуларын күреп үстек. Безне ничек яратулары, иркәләп уятулары, назлы сүзләре бүген дә хәтердә саклана. Һәркемнең күңелендә дәү әнисе белән бәйле кадерле хатирәләр бар. Без дә тамашачылар белән бергә шул истәлекле елларга кайтырга, дәү әниле вакытны сәхнәдә чагылдырырга тырыштык. Өлкәннәр дигәндә күз алдына иң беренче дәү әниләр килә. Шуңа күрә чарабызны аларга багышладык. Әлеге бәйрәм чарасы һәркемнең күңелендә җылы хисләр уятып, гаилә кыйммәтләрен, өлкәннәргә хөрмәтне һәм буыннар дәвамчанлыгын тагын бер кат искә төшерде”, - дип сөйләде Гөлназ чараны әзерләүдә катнашкан дәү әниләргә һәм оныкларга рәхмәтен белдереп.


Нет комментариев