ТТатарстанның 45 яшькә (ир-атлар) һәм 40 яшькә (хатын-кызлар) җиткән халкы пенсия хокуклары турында хәбәрләр ала. ТР буенча СФР бүлекчәсе аларны дәүләт хезмәтләре порталы аша өч елга бер тапкыр җибәрә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хәбәрләр киләчәктә иминият пенсиясен формалаштырганда нинди мәгълүматлар инде исәпкә алынганын алдан белергә мөмкинлек бирә. Документта иминият стажының дәвамлылыгы һәм тупланган индивидуаль пенсия коэффициентларының саны чагылыш таба. Шунда ук пенсия коэффициентының бәясе һәм фиксацияләнгән түләү күләме нигезендә исәпләнгән пенсиянең алдан күләме дә күрсәтелә. Пенсия тупланмалары булган очракта, алар турындагы мәгълүмат хәбәргә кертелә», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Алынган мәгълүматларны киләчәк пенсияне бәяләү өчен генә түгел, ә индивидуаль шәхси счетны тикшерү өчен дә кулланырга мөмкин. Әгәр кеше эшнең аерым чорлары яки башка мәгълүматлар исәпкә алынмаганын яисә дөрес күрсәтелмәгәнен ачыкласа, мәгълүматларны төзәтергә мөмкин.
«Проактив хәбәрдарлык кешегә үзенең пенсия хокуклары формалашуын алдан контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Стажны һәм пенсия коэффициентларын тикшерү өчен пенсия билгеләнүен көтәргә кирәк түгел. Әгәр мәгълүматларда төгәлсезлекләр булса, аларны вакытыннан алда бетерәргә мөмкин», – дип билгеләп үтте ТР буенча СФР бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Индивидуаль шәхси счетны төзәтү турындагы гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә, ТР буенча СФР бүлекчәсенең клиент хезмәтенә бирергә, шулай ук МФЦга тапшырырга мөмкин. Аерым чорларны раслау өчен хезмәт эшчәнлеге турындагы документлар кирәк булырга мөмкин. Мәсәлән, хезмәт кенәгәсе яки килешү.
Автор: Наталья Рыбакова
Нет комментариев