Фидания Сәфәрова: “Яраткан эшемә бөтен күңелемне бирәм”
Кешеләрең синең, Апасым!

Фидания Сәфәрова: “Яраткан эшемә бөтен күңелемне бирәм”

Чирмешән урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Фидания Сәфәрова Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Мәгариф өлкәсендәге хезмәт юлына ул 33 ел гомерен багышлаган.

“Өч дистә елдан артык вакыт дәвамында математика һәм информатика фәннәрен укытам. Үзем сайлаган һөнәргә һәрвакыт тугры калдым, укучыларымның уңышларын күреп, алар белән бергә сөенеп эшләдем. Бүген шундый зур хөрмәткә лаек булуым, абруйлы бүләк алуым күңелемдә горурлык һәм рәхмәт хисләре уятты”, - дип уртаклашты Фидания ул үзе.


Нет комментариев