Исеме районыбыз, республикабыз, илебез тарихына алтын хәрефләр белән язылган шәхес - Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, атаклы механизатор һәм чын хезмәт кешесе Аверьянов Василий Игнатьевич вафат булды.
Василий Аверьянов 1936 елның 8 гыйнварында Янгелде авылында туа. Яшүсмер чагында ук туган колхозында тимерче ярдәмчесе булып эшли башлый. Армиядә хезмәт итә, районның һөнәр училищесын тәмамлый һәм 1959 елда Тукай колхозында механизатор булып эшли башлый. 60нчы еллар башында Василий Аверьянов район механизаторларыннан беренче булып шикәр чөгендере орлыкларын чәчә. Аннары шулай ук беренчеләрдән булып “КС-6” чөгендер җыю комбайнын үзләштерә.
Техника белән даими эш итеп, күп еллар эшләү дәверендә туган колхозында шикәр чөгендере плантацияләрендә һәм бодай кырларында елдан-ел иң яхшы уңышка ирешергә ярдәм иткән агротехник алымнарны камил үзләштерә. “МТЗ-75” тракторы белән яздан көзгә кадәр басуларда, кышын төрле эшләрдә хезмәт итә. Фидакарьлеге, тырышлыгы, алны-ялны белми эшләве нәтиҗәсендә районның иң яхшы тракторчысы исеменә лаек була.1971 елда ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1975 елда III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, 1976 елда II дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә. 1983 елда, югары җитештерүчән фидакарь хезмәте һәм СССР төзелүнең 60 еллыгы уңаеннан, социалистик ярышта ирешкән зур уңышлары, озак еллар бер хуҗалыкта нәтиҗәле эшләве өчен I дәрәҗә Хезмәт Даны орденына лаек була. Аның 45 еллык гомуми хезмәт стажының 38 елы механизаторлык эше белән бәйле.
Хезмәт Даны орденының өч дәрәҗәсе - бүләкләр генә түгел, бу гаҗәеп хезмәт сөючәнлек, фидакарьлек һәм үз эшеңә тугрылык билгесе. Василий Игнатьевич механизаторларның күп буыннары өчен үрнәк, техника белән идарә итәргә генә түгел, ә җирне дә яратырга өйрәтүче остаз булды. Аверьянов Василий Игнатьевич гомеренең соңгы көннәренә кадәр безнең өчен киңәшче иде, район тормышы, кыр эшләре барышы белән кызыксынып яшәде. Ул һәрчак хөрмәтле булды, үзе дә кешеләрне ихтирам итеп яшәде.
Аверьянов Василий Игнатьевичның вафаты сәбәпле, балаларының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Фидакарь хезмәт батыры Василий Игнатьевич турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр, ә аның хезмәт батырлыклары киләчәк буыннар өчен үрнәк булыр. Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев