Медицина белгечләре хастаханәгә килә алмаучы өлкәннәрнең өйләренә бара.
(13 октябрь, “Апастово-информ”).
Район хастаханәсендә белдерүләренчә, бүгенге көндә «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында өлкән буын вәкилләренең сәламәтлегенә өстенлекле игътибар юнәлтелә. Медицина хезмәткәрләре тарафыннан уздырыла торган профилактик тикшерүләр авыруларны вакытында ачыкларга һәм өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген саклап калырга мөмкинлек бирә. Әлеге юнәлештәге эшчәнлек киләчәктә дә планлы тәртиптә дәвам иттереләчәк.
Нет комментариев