Үтәмеш авылында туып, Кече Күккүз авылында гомер иткән Фәүзия әби Сөләйманова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
11 яшеннән авыр хезмәт арбасына җигелгән Фәүзия әби. 14 яшендә Шәмбалыкчы урманына агач кисәргә җибәргәннәр. Аннан олылар белән беррәттән Канаш урманында эшләргә туры килгән.
“Авылдан атларны фронтка алып китеп бетергәч, 3 ел үгез җигеп кырда эшләргә, көлтә ташырга туры килде. Чәчүдә катнашкан өчен 200 грамм ипи бирүләре безнең өчен зур сөенеч иде”, - дип искә ала әби.
Сыер сауган, атлар караган, гектар-гектар чөгендер эшкәрткән, төрле эшләрдә катнашкан Фәүзия әби. Тормыш иптәше Ильяс белән 2 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, бала хәсрәтләре дә сабыр йөрәге аша үткән.
Бүген Казан шәһәрендә кызы Фирдәвес, кияве Мансур тәрбиясендә яши. Оныклары да бик ярата, хөрмәтли үзен. Фәүзия әби Сөләйманованы район башлыгы Айрат Җиһаншин 95 яшьлек олы юбилее белән тәбрик итте. Ил башлыгының Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.
“Безне тәрбияләгәнегез, хезмәткә өйрәткәнегез өчен бик зур рәхмәт. Тагын озак еллар хасияттә яшәгез”, - диде район башлыгы.
Нет комментариев