Спартакиада кысаларында актив өлкәннәр шахмат, дартс, өстәл теннисы, йөзү ярышларында үз көчләрен сынап карадылар.
(9 октябрь, “Апастово-информ”).
Җиңүчеләр “Гран-Тау” футбол манежына чакырылып, хөрмәтләнде. Өлкәннәрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина һәм район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин сәламләп, олы хөрмәт белдерделәр. Төрле спорт ярышларында җиңүчеләргә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Районда өлкәннәр декадасы уңаеннан төрле мәдәни, спорт, кайгырту чаралары оештырылды, күчтәнәчләр тапшырылды, игътибар һәм хөрмәт күрсәтелде. Җылы очрашулар өлкәннәребезне берләштерде, күңелләрен җылытты. Аларга чын бәйрәм рухы һәм онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.
Нет комментариев