Өлкәннәр декадасы кысаларында узган чарада гүзәл затларыбыз үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен сынады.
(9 октябрь, “Апастово-информ”).
Квест-уенда Апас, Каратун, Болын-Балыкчы, Чирмешән, Зур Күккүз авылларыннан килгән хатын-кызлар командалары катнашты. Алар “Сәламәтлек”, “Социаль навигатор”, “ГТО нормативларын тапшыру” “Пенсия лабиринты”, “Әдәби” станцияләрдә тукталып, биремнәрне үтәделәр, үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен сынадылар, иҗади сәләтләрен дә күрсәттеләр. Командалар барысы да биремнәрне гел “5ле” билгеләренә генә үтәп, барысы да җиңүче булып танылдылар.
Өлкән гүзәл затларыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина һәм район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин тәбрик итеп, Дипломнар һәм бүләкләр тапшырыдылар.
Нет комментариев