Район мәдәният йортында 5-8 сыйныф укучылары өчен “Тылсымлы пароль” спектакле тәкъдим ителде.
Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков җитәкчелегендәге “Минбар” театры артистлары Гөлназ Батталова пьесасы нигезендә сәхнәләштерелгән әсәрне яшь тамашачыга күрсәтте. Спектакльнең төп максаты - балаларда туган телгә, туган җиргә, халкыбыз тарихына һәм милли гореф-гадәтләргә кызыксыну уяту, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту.
Әсәрнең төп геройлары - мәктәп укучылары Илдар һәм Айгөл. Алар маҗаралы сәяхәт барышында борынгы Болгарга һәм ерак киләчәккә барып, төрле сынаулар белән очраша. Авыр хәлләрдән чыгу юлында аларга туган телне, тарихны һәм милли традицияләрне белү ярдәм итә.
Яшь тамашачылар спектакльне кызыксынып карады. Чарадан соң “Мирас” үзәгендә балалар һәм өлкәннәр катнашында рухи-әхлакый кыйммәтләр, милли тәрбия һәм аларны яшь буынга җиткерүнең әһәмияте турында фикер алышынды. Әлеге спектакль балаларга үз халкының тарихын, телен һәм мәдәниятен белүнең мөһимлеген тагын бер кат искәртте.
Нет комментариев