Мәҗлестә мәртәбәле кунаклар катнашкан. Көллиятнең директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов бәйрәм белән тәбрикләп, көллияттә эшләп чыккан барлык ветераннарга изге теләкләрен ирештергән.
Чарада район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыймәтов та катнашкан. Ул көллият коллективының район үсешендәге ролен һәм нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үткән, район җитәкчелеге исеменнән изге бәйрәм белән котлаган. Мәҗлескә шулай ук «АгроАктив» берләшмәсе җитәкчесе Фәрит Рәхимов та кушылган. Ул үзенең ихлас теләкләрен җиткереп, барлык катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләгән.
Өлкән ветеран, көллияттә озак еллар директор вазыйфасын башкарган Абдулла Хафизов та көллиятнең заман белән бергә атлавын, яңа сулыш белән яшәвен билгеләп үткән. Мирхәд хәзрәт тә өлкәннәрне әлеге күркәм бәйрәм белән тәбрикләп, вәгазь сөйләгән. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбанга Коръән укылган. Үз чиратында, күркәм мәҗлескә җыелган ветераннар да үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр. Алар яшьлек елларын искә алып, хәтирәләр белән уртаклашканнар, шулай ук көллият җитәкчелегенә һәм оештыручыларга күрсәткән зур ихтирамнары, җылы кабул итүләре өчен чиксез рәхмәтләрен белдергәннәр. Бу хакта Апас аграр көллиятең социаль челтәрләр битендә хәбәр ителә.
Нет комментариев