Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәте лейтенанты, махсус хәрби операциядә катнашучы Александр Потанинның гаиләсе әгъзалары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Александр Потанинга Россия Федерациясе Герое исеме бирелде (үлгәннән соң). Рөстәм Миңнеханов «Алтын Йолдыз» медален хәрбинең әтисенә, әнисенә, тол хатынына, улларына һәм сеңлесенә тапшырды.
Республика Рәисе Потаниннар гаиләсенең кайгысын уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, Александр Владимировичның профессиональлеге нәтиҗәсендә күп кенә хәрбиләрнең гомере сакланган. Рөстәм Миңнеханов аны илнең чын патриоты һәм үсеп килүче буын өчен чын үрнәк дип атады. Александр Потанин махсус хәрби операция барышында Россия Герое исеменә лаек булган 20 татарстанлының берсе булды.
Махсус хәрби операция барышында Александр Потанин җәрәхәтләр алган хәрбиләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне оештырган һәм шәхсән үзе башкарган, хәрби хәрәкәтләр районнарыннан яралыларны эвакуацияләүне тәэмин иткән. 2023 елның ноябреннән 2026 елның февраленә кадәр ул 3 меңгә якын пациент кабул иткән, 1,2 меңнән артык операция ясаган. 2025 елның октябрендә яраланганнарны кыр медицина госпиталенә транспортлау вакытында Александр Потанин шәхсән медицина төркеменә һөҗүм иткән 2 пилотсыз очу аппаратын юк иткән.
Хәрби-кыр хирургиясе өлкәсендә югары әзерлек дәрәҗәсенә ия булып, ул күп профильле кыр госпитале этабында эчәк анастомозларын салуны, киң яраларны дәвалаганда вакуум системасын куллануны һәм кан тамырлары җәрәхәтләре вакытында ксенопротезлауны гамәлгә кертә. Бу дәвалауның нәтиҗәлелеген арттырырга, авыр катлауланулар куркынычын киметергә һәм хәрбиләрне торгызу вакытларын кыскартырга мөмкинлек бирде. 2026 елның 6 мартында авыру нәтиҗәсендә вафат була. Александр Потанин Пирогов ордены, Изге Георгий орденының аерым билгесе – IV дәрәҗә “Георгиевский крест”ы, «Яралыларны коткарганы өчен», II дәрәҗә «Батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы»медальләре белән бүләкләнде.
Чыганак: “Татар-информ”.
Нет комментариев