Рәхмәтулла ага Ибәтуллин: “Барысы да Аллаһы Тәгаләдән”
Кешеләрең синең, Апасым!

Рәхмәтулла ага Ибәтуллин: “Барысы да Аллаһы Тәгаләдән”

Багыш авылында яшәүче гади, хезмәт кешесе Рәхмәтулла ага Ибәтуллин 90 яшьлек юбилеен тыйнак кына үзенең гаиләсе, туганнары янәшәсендә каршылады.

(8 октябрь, “Апастово-информ”).

Район башлыгы Рәхмәтулла ага Ибәтуллинга намуслы хезмәте, ныклы гаилә төзеп, үрнәк балалар үстергәне өчен республика һәм район халкы исеменнән олы хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткереп, “ТАССРның 100 еллыгы” медален һәм Рәхмәт хатын тапшырды. Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин хөрмәтле аксакалга авылдашларының да ихтирамын белдереп, бүләген ирештерде.   Рәхмәтулла ага Ибәтуллин - сугыш чоры баласы. Сабый чагыннан ук күп авырлыклар аша узган, эшкә җигелеп үскән, тормышта да сынатмаган, намуслы хезмәт иткән, гаиләсенең олы терәге, һәркем өчен үрнәк Ил карты. Үзе гади, тыйнак, йөзеннән нур бөркелә аның. Үзенең тормыш юлын да елмаеп кына искә ала ул.

 

“Балачагым авыр сугыш елларына туры килде. Әти яу кырына китте. Энекәшем каты авырудан соң вафат булды. Әни мине ач итмәде. Назлап үстерде. Аның янәшәсендә хезмәткә өйрәндем. 7 класс белем алдым. Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында йөрсәм дә, әнинең бердәнбер караучысы булганга, армиягә алмадылар. Ат җигеп икмәк ташыдым. Фермада хисапчы булып эшләдем. Чебоксарда механизаторлар курсларын тәмамладым. Соңыннан лаеклы ялга кадәр гомерем буе ындыр табагында эшләдем. 39 яшемдә Миңзилә белән гаилә кордык, балалар үстердек. Балаларым да бик акыллы. Тормышым уңды. Барысы да Аллаһы Тәгаләдән”, – ди ул. 

 

Рәхмәтулла ага янында һәрвакыт терәк булырдай тормыш иптәше Миңзилә апа булуы белән дә чиксез бәхетле. 51 ел иңне-иңгә куеп, бер сүздә булып, тату, тигез гомер кичерәләр. Аларга карап, сокланмый мөмкин түгел. Бер-берсен бер караштан, бер сүздән аңлый алар. Гадилекләре йөзләренә чыккан. Биш балага гомер биреп, аларны үз үрнәкләрендә тырыш, акыллы, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр.  “Рәхмәтулла яхшы ир булды. Беркайчан да авыр сүз әйтмәде. Тату яшәдек. Ул һәрвакыт эштә булды. Йорт эшләрен мин карадым. Балалар да безнең үрнәктә үскәндер. Мин чөгендер эшкәрттем. Алар миңа күп булыштылар. Бик акыллы булдылар, безгә авырлыклар тудырмадылар. Барысы да укып, һөнәр алдылар. Үз тормышларын булдырып, гөрләтеп яшиләр, - ди Миңзилә апа. 

 

Рәхмәтулла абыйның һәр көне хәрәкәттә уза. Әкрен генә йорт эшләрен башкара, тавыклар карый, яшелчәләр үстерә ул. Миңзилә апа белән бергәләп намазлар укыйлар, Илгә-көнгә тынычлык сорап, догалар кылалар. Балалары да алар өчен өзелеп торалар. Кызлары Резедә, уллары Рөстәм, Камил һәрчак кайтып йөриләр, булышалар.  Киленнәрен үз кызларыдай якын күрәләр. Оныкларын да сөеп туя алмыйлар.  Рәхмәтулла аганың туган көнендә өй тутырып балалары, туганнары җыелды. Алар янәшәсендә һәркем җылы, якты хисләргә уралды.

 


Нет комментариев