Өлкәннәр декадасы кысаларында район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән махсус күчтәнәчләр тапшырылды.
(9 октябрь, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Галләмова, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Зәйнуллина һәм район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина иртәдән үк Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәр янына юл тотты. Алар өлкәннәр белән аралашып, көнкүреш шартлары белән кызыксындылар, туган якларыннан җылы сәламнәр ирештерделәр. Җылы очрашу өлкәннәр өчен зур бәйрәм булды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырларын бүләк итте, изге теләкләр юлланды.
Бүгенге көндә Буа картлар йортында 19 әби һәм бабай тәрбияләнә. Тәтеш районының Шәмәк авылында 3 өлкән райондашыбыз яши. Алар хәсияттә, махсус тәрбиядә гомер кичерә. Район хәбәрләре белән дә кызыксыналар. Туган якларын сагынып, күзләре яшьләнгән мизгеләр күп булса да, алар тормышларыннан зарланмыйлар. Кайгырту, наз тоеп яшәү, яннарында хәлләрен сорашучы кешеләр рухи күтәренкелек бирә. Иң мөһиме – алар ялгыз түгел.
Нет комментариев