Рәсми төстә

Казан юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны 81% арткан

Бу хакта бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров сөйләде.

«Шәһәрдә юл-транспорт һәлакәтләре саны диярлек үзгәрмәгән, ләкин аларның авырлыгы кискен арткан. Быелның тугыз аенда Казанда 847 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 0,5% азрак. Яраланганнар саны 1,4% кимегән – узган ел алар 1028 иде, быел – 1014. Ләкин иң коточкыч күрсәткеч – һәлак булучылар санының 81% артуы», – дип белдерде Рөстәм Гафаров.

Автор: Елена Фенина.


Нет комментариев