Россиядә мәгариф системасы өчен үзенең ЯИ-агенты булдырылачак.
Хәзер технологик партнёр эзләнә. Бу хакта «Иннополисның Цифрлы көннәре» пленар сессиясендә Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
«Без мәгариф өлкәсе өчен ЯИ булдыру турында карар кабул иттек. Анда күп кенә чишелешләр берләштереләчәк, шул исәптән бүген монда тәкъдим ителгәннәре дә. Аларның барысын да без бер нейрон челтәренә интеграцияләячәкбез», – дип аңлатты ул.
Моннан тыш, Кравцов март аенда Иннополиста илнең барлык төбәкләреннән мәгариф министрларын һәм югары уку йортлары ректорларын җыеп, монда укытуда ЯИ куллану буенча киңәшмә үткәрергә тәкъдим итте.
Нет комментариев