Җәмгыять һәм без

Татарстан Республикасында ясалма интеллект буенча яңа дәреслек татар теленә тәрҗемә ителәчәк

Татарстанда ясалма интеллект турындагы бүлеге булган яңа дәреслекне татар теленә тәрҗемә итү планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты утырышында билгеле булды.

Мәктәпләрдә ясалма интеллектка өйрәтү яңа дәреслек буенча алып барылачак. Аны төзү өстендә шул исәптән Иннополис университеты ректоры Александр Гасников эшли.

«Ясалма интеллект белән эшләргә өйрәтәчәк дәреслекне татар теленә тәрҗемә итүне хәзер үк карарга мөмкин», – дип тәкъдим итте ТР Дәүләт Советы депутаты Лилия Маврина.

Җавап итеп, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамиль Хәйруллин аңа тәкъдиме өчен рәхмәт белдерде.

«Шулай эшләрбез. Александр Владимирович [Гасников] әле бу дәреслек өстендә эшне тәмамламаган, ул аны бары тик игълан итте генә», – дип аңлатты Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле.


Нет комментариев