11 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне
Авыл хуҗалыгы

11 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, тармак ветераннары, хезмәт эшчәнлеге аграрийларның авыр, фидакарь, әмма затлы хезмәте белән тыгыз бәйләнгән һәркем!

Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Эш сөючәнлегегез, намуслы булуыгыз һәм сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. Фидакарь хезмәт өчен ветераннарга, производство алдынгыларына хөрмәтебез чиксез.
Авыл хезмәтчәннәренә чын күңелдән яңа хезмәт уңышлары, нык сәламәтлек һәм иминлек телим.

Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

 


Нет комментариев