Җәмгыять һәм без

Барлык мәктәпләрдә 2027 елның гыйнварыннан ясалма интеллект буенча курс кертәчәкләр

Россия мәктәпләрендә 2027 елның гыйнварыннан ясалма интеллект буенча курс кертергә планлаштыралар. Бу хакта РИА Новости Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

2026/27 уку елының икенче чирегеннән пилот мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары өчен «Ясалма интеллект һәм мәгълүмати куркынычсызлык» программасы буенча дәресләр уздырыла башлаячак. 2027 елның гыйнварыннан курсны илнең барлык мәктәпләренә дә таратырга планлаштыралар.

Дәресләр мәҗбүри булачак һәм «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресләре кебек мәктәп расписаниесенә керәчәк.

Программа укучыларга ясалма интеллектның эш принциплары һәм аны фәндә, экологиядә, медицинада, мәгарифтә һәм сәнәгатьтә куллану турында тулы күзаллау бирергә тиеш. Моннан тыш, укучыларны ясалма интеллект технологияләреннән куркынычсыз файдаланырга өйрәтәчәкләр.

Укытучыларны яңа фәнне укытуга әзерләү башланды. «Укытучы эшендә ясалма интеллект» квалификация күтәрү программасын 250 мең педагог узачак.


Нет комментариев