“Игелекле эшләр десанты” отряды Апаста булды
Район тормышы

“Игелекле эшләр десанты” отряды Апаста булды

Районда “Игелекле эшләр десанты” республика патриотик акциясе кысаларында “Алга” яшүсмерләр клубында очрашу узды.

Югары һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар районның көмеш волонтёры Сания Сафиуллина белән очраштылар. Ул яшьләрне дроннарга каршы челтәр үрү эшендә катнашырга чакырды. Очрашу барышында студентлар волонтёрлык эшчәнлегенең оешуы белән таныштылар, челтәр үрү буенча мастер-класста катнаштылар. Эш тәртибен үзләштергәннән соң, яшьләр изге эшкә теләп кушылдылар.

“Мондый патриотик акцияләр яшьләрне берләштерә, аларны игелекле гамәлләргә җәлеп итә”, - дип хәбәр итәләр Апас “Алга” клубы хезмәткәрләре.


Нет комментариев