Җәмгыять һәм без

Минзәлә районында балыкчы батып үлгән

Татарстанның Минзәлә районында фаҗига булган.

Бикбау авылы янында балык тотканда 64 яшьлек ир-ат суга егылып төшеп батып үлгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, коткаручылар һәлак булучының мәетен ярдан ике метр ераклыкта, су астыннан чыгарган. Соңыннан аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев