12 октябрьдә Татарстанда элек урнашкан җылы һава сакланачак, температура фоны тагын бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республика өстендәге күктә тагын үзгәрешле болытлылык көтелә. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми.
Көньяк һәм көньяк-көнбатыш җил 5тән 10 м/с тизлектә булачак, көндезге сәгатьләрдә кайвакыт 13 м/с кадәр җил өермәләре белән көчәячәк (ләкин Казан территориясендә түгел).
Көзгечә салкын, кыраулы төннән соң, көньякта һәм көнчыгышта кайбер урыннарда -2 градуска кадәр суык булгач, төбәк буенча көндезге вакытта һава +15, +20 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында термометр баганалары +17, +19 градуска кадәр күтәреләчәк).
Нет комментариев