ХУШЛАШУ СҮЗЕ...
Кешеләрең синең, Апасым!

ХУШЛАШУ СҮЗЕ...

САДРИЕВ ӘХӘТ ШӘЙХИ УЛЫ... Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, XX гасыр мөгаллиме, М. Ломоносов, К. Насырый, М. Гайнуллин исемендәге премияләр лауреаты, тарихчы эзтабар, РФ тарихи-хәрби Академиясе әгъзасы һәм башка титуллар иясе. 12 октябрьдә 91-нче яшендә бакыйлыкка күчте...

Әхәт абый мин 5-нче класста укыганда 1965 елда, Борнаш мәктәбе директоры итеп билгеләнде, укучыларның сәләтен һәрвакыт бәяли белде, үсешкә этәргеч ясады. Мәктәп тормышында бик күп чараларда: спортмы, үзешчән сәнгатьме барында күп күрде.

Авыл уртасында волейбол мәйданчыгы бар иде, баласы-чагасы, олылар (безнең өчен) шул мәйданда чиратлап команда туплап, волейбол уйныйбыз... Янәшәдә кибет, Әхәт абый мәйданнан чакырып алды да, кибеткә кердек. Ә анда яңа гына музыка уен коралы-баян кайткан (күрәсең заказ биргәндер...) кызыл төстә: "Яле Рамис уйнап кара әле, ошаса мәктәпкә алабыз",- диде. Ошамаган кая...? Мәктәпкә шул баянны алды, ул минем өчен булган икән...

Яңа гына баянда өйрәнә башлаган мәлдә, миңа җитә калды, дәрестән соң уйнап, "шомара" башладым, әле Р. Гомәрев, әле И. Галиевтән (атаклы Илһам Шакиров баянчылары) авылга концерт белән килгәндә, берәр аккорд өйрәнеп калам... Осталык сизелерлек үзгәрде. Ул кызыл баян мине сәхнә түренә меңгерде, үзем уйнап, үзем җырлап конкурслар лауреаты итте...

САДРИЕВ ӘХӘТ ШӘЙХИ УЛЫ
САДРИЕВ ӘХӘТ ШӘЙХИ УЛЫ

Үзешчән сәнгать дөньясына алып кереп китте... Әхәт Шәйхи улы шулай ук спорт дөньясына күп укучыларны тартты, оештырды, спонсорлар тапты. "Алмаз" дип аталган футбол командасын оештырды, күнегүләр ясатып, (еш кына үзе шәхсән катнашып) безне район чемпионы итте. Бу 1968 ел иде... Финалда Дәвешләр белән 3:2 исәбе белән җиңгән идек. Без авыл балаларына Олимпия уеннарында җиңгән дәрәҗәсендә булды…

Әхәт абый белән төрле дәрәҗәдә эш дәверендә: администациядә башлык ярдәмчесе, музейда җитәкче булганда, минем остазым да, киңәшчем дә булды. Ул, Яшел Үзән шәһәрендә атаклы гимназиядә эшләгәндә музей оештырды, эзтабар балалар белән экспедицияләр оештырып, сугыш чоры трофеяләре алып кайта иде, безнең Апас музеена да күп өлеш чырады, рәхмәтемнең чиге юк...

ӘХӘТ АБЫЙ ГАСЫР МӨГАЛЛИМЕ, БЕЗНЕ ОЛЫ ТОРМЫШ ЮЛЫНА ЧЫГАРУЧЫ ОЛЫ ШӘХЕС. ЯКЫННАРЫ, ТУГАННАРЫНЫҢ ТИРӘН КАЙГЫСЫН УРТАКЛАШАБЫЗ, ҺӘРКЕМГӘ САБЫРЛЫК, ГОРУРЛЫК БЕЛӘН ОСТАЗЫБЫЗ САДРИЕВ ӘХӘТ ШӘЙХИ УЛЫ БЕЛӘН ХУШЛАШУ ТЕЛИМ! ЯКТЫ ИСТӘЛЕГЕ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ ОЗАК САКЛАНЫР...

Рамис Ногманов, Әхәт абыйның шәкерте, Апас муниципаль районы Почетлы гражданины, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ мәгариф отличнигы.


Нет комментариев