Апас Үзәк китапханәсенә яңа басмалар тапшырылды
Район тормышы

Апас Үзәк китапханәсенә яңа басмалар тапшырылды

Якташыбыз, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмзә Бәдретдинов Апас Үзәк китапханәсенә бик зур бүләк ясады: үзенең шәхси китапханәсеннән китаплар бүләк итте.

 Күп еллар әлеге китаплар минем фатирымда сакланды, инде китап укучылар да файдалансыннар дип үземнең туган ягыма, китапханәгә тапшырырга уйладым”, –  диде ул.

Китаплар арасында аның үз әсәрләре белән бергә башка кызыклы һәм кыйммәтле басмалар да бар. Китапханә хезмәткәрләре авторның үзен күреп аның белән аралашты һәм аның әлеге тиңсез бүләгенә бик шатланды. Хәмзә Бәдретдиновның бу изге эше китапханә фондын баетуга, китап укуны популярлаштыруга һәм мәдәниятне саклауга зур өлеш була.


Нет комментариев