Урта Балтай мәдәният йортында йөрәкләрне берләштергән очрашу узган
Район тормышы

Урта Балтай мәдәният йортында йөрәкләрне берләштергән очрашу узган

Урта Балтай авылында туып-үскән Әфган сугышы ветераны, “Ватан калканы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дамир Биктимиров белән булган бу очрашу һәркемнең күңелендә тирән эз калдырган.

“Дамир бүгенге көндә дә тынгысыз хезмәт куючы, махсус хәрби операция зонасына даими рәвештә гуманитар ярдәм оештыручы.  Очрашуга җыелган авылыбызның актив яшьләре һәм волонтерлары аның сүзләрен бик игътибар белән тыңладылар. Чараның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе - кызларыбызның үз куллары белән язган хатларын тапшыруы булды. Бу хатлар - фронттагы егетләребез өчен иң зур рухи терәк, туган якның җылы сәламе һәм аларны көтүебезнең дәлиле. Дамир Вазыхҗан улы үз чиратында, изге эштә читтә калмыйча, һәрдаим ярдәм кулы сузган авылдашларыбызга рәхмәт хатлары тапшырды. Бу бүләкләр - аларның фидакарь хезмәтенә, илгә булган чиксез мәхәббәтләренә бирелгән лаеклы бәя. Мондый очрашулар яшь буынның күңелендә Ватанга карата горурлык хисе уята, бердәм булырга һәм бер-беребезгә терәк булып яшәргә өйрәтә”, - дип сөйләде Урта Балтай авылы мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.


Нет комментариев