Октябрь уртасы Татарстанда нормадан биш градуска җылырак булачак
Җәмгыять һәм без

Октябрь уртасы Татарстанда нормадан биш градуска җылырак булачак

Татарстанда октябрьнең икенче декадасында уртача температура климатик нормадан биш градуска югарырак булачак.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Тулаем республика өчен климат нормасы 11 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр +5,4 градуска, ә Казан өчен +5,8 градуска тигез. Шулай итеп, уртача температура + 10,4 һәм +10,8 градус тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта элегрәк синоптиклар октябрьнең беренче декадасы төбәктә климатик нормага якын булачак дип фаразлаган иде. Соңрак атмосфера фронты булган төбәккә вакытлыча җылы, әмма яңгырлы һава торышы килүе турында хәбәр ителә.

Источник: Татар-информ


Нет комментариев