Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин “Мирас” пансионатында булдылар.
Алар пансионаттагы яшәү шартлары белән таныштылар, хезмәткәрләр һәм анда яшәүчеләр белән аралаштылар. Очрашуда социаль ярдәм күрсәтү, яшьләрне волонтёрлык эшенә җәлеп итү һәм уртак чаралар оештыру мәсьәләләре каралды. Якын киләчәктә пансионатта бәйрәмнәр, иҗади очрашулар һәм спорт чаралары үткәрү планлаштырыла. Бу башлангычлар анда яшәүчеләрнең буш вакытын файдалы үткәрергә һәм яшьләрдә кайгыртучанлык, җаваплылык хисләре тәрбияләргә ярдәм итәчәк.
Сәфәр барышында киләчәккә уртак чаралар планын әзерләү һәм хезмәттәшлекне дәвам итү турында килештеләр. Мәгълүмат һәм фотолар “Ярдәм-помощь” каналыннан алынды.
Нет комментариев