Бүген, 13 октябрьдә, Татарстанда антициклон китергән аномаль җылы һава сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республика өстендә күктә янә үзгәрүчән болытлылык көтелә. Әһәмиятле явым-төшемнәр ихтимал түгел.
Көньяк-көнбатыш һәм көньяк җиле 4 тән 9 м/с кадәр көч белән көндезге сәгатьләрдә кайвакыт 12 м/с кадәр (шул исәптән Казан территориясендә дә) җилләп көчәячәк.
Җылы төннән соң (нульдән 5 тән 10 градуска кадәр югары) төбәк буенча һава якты вакытта +18, +23 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында термометр баганалары +18, +20 градуска кадәр күтәреләчәк).
Нет комментариев