Сугыш елларының ачы хатирәләрен күңелендә саклаган Оркыя әби Бикмөхәммәтова тормышында күп авырлыклар кичергән.
Ачлык-ялангачлыкны, якыннарын югалту ачысын үз йөрәге аша үткәргән. Язмыш аны күп тапкырлар сынаган, әмма ул беркайчан да бирешмәгән, тормышка булган ышанычын югалтмаган. Өй түрендә утырган ак яулыклы Оркыя әби белән сөйләшеп китүгә үк аның хәтере ныклыгына сокланасың. Тугыз дистәне тутырса да, ул балачагын, яшьлеген, хезмәт елларын берәмтекләп искә төшерә. Кайбер хатирәләрен сөйләгәндә күзләренә яшь тула, кайберләрен искә алганда елмаеп куя. Ә сүз аның әтисенә кагылса...
Оркыя әби тумышы белән Мәскәү шәһәреннән. Әтисе шунда хезмәт итә. Сугыш башлангач, гаиләгә авылга кайтырга туры килә.
- Әткәйләрне метро казырга җибәрделәр. Шул вакытта сугыш башланды. Без барлык әйберләребезне җыйдык та, авылга кайтырга чыктык. 4 ай буе юлда булдык. Әни корсаклы да иде әле. Днепр буена җиткәч, пар ат белән, туктап-туктап кайттык. Урманда да торырга туры килде. Чөнки берөзлексез баш очында бомбалар яуды, - дип искә ала ул үзе.
Болынбалыкчыга кайткач та тормыш җиңеләйми. Башта берәүнең сараенда сыеналар, соңрак бер авылдашлары йортка яшәргә кертә. Аннары әкренләп үзләренә йорт салып чыгалар. Әнисе фермага эшкә урнаша. Кечкенә Оркыя да аның белән бергә эшкә йөреп үсә. Әтисе исә сугыштан әйләнеп кайтмый.
Җиде яшьтән хезмәт юлына баскан Оркыя әби
- Каты сугышка керәбез, дип язган иде. “Балаларны ташлама. Үлсәм, бәхил бул”, - дигән. 1942нче елны көз көне, сентябрь аенда һәлак булган. Кара пичәтле хатны да ике айга якын бирми ятканнар. Аннары “батырларча һәлак булды” дигән кара хәбәр алдык, - дип дәвам итә сүзен әбекәй.
Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар ачлык һәм юклык белән истә калган.
- Бик күп нужалар күрдек. Ашарга рәтләп ризык юк иде. Эчерек бәрәңгеләр, үләннәр җыеп ашый идек. Эчәгедән дә аш пешердек. Атларны да сугышка алып киттеләр. Җирләрне үгезләр, сыерлар белән эшкәрттек, - дип сөйли ул.
Шушы авырлыклар арасында үскән кыз җиде классны тәмамлауга хезмәт юлына баса. Фермага эшкә керә. Сыер сава, сарыклар карый, 12 яшеннән үк мәктәп идәннәрен дә юган ул. Авыл хуҗалыгында еллар буе хезмәт куйган Оркыя әби җәмәгать эшләрендә дә актив була, районда депутат булып та тора. Җыр-биюгә, такмак әйтүгә дә оста була. Чаялыгы, үткенлеге белән аерылып тора. Тормыш иптәше Габделхарис абый белән алар 55 ел бергә иңгә-иң куеп яшиләр. Балалар үстерәләр, хуҗалык эшен алып баралар. Харис абый да авыл хуҗалыгында хезмәт куйган.
Тормышның һәр көненнән ямь табарга өйрәнгән әби
Оркыя әбине язмыш зур сынаулар алдына да куя - ул бер ел эчендә ике газиз улларын югалта. Бу хәсрәтләрне сүзләр белән генә аңлатып булмый. Йөрәгендә тирән яралар булып калган кайгыларны да ул сабырлыгы белән җиңә. Алты ел элек тормыш иптәше Габделхарис абый да дөнья куйган. Оркыя әбинең йөрәген җылыткан иң зур куанычларының берсе - оныгы Рузилә. Кечкенәдән әнисез-әтисез калган кызны ул үз канаты астына алган. Үз баласыдай күреп үстергән.
- Дәү әни миңа әнием урынына калды. Мине кечкенәдән кадерләп, яратып үстерде. Укырга да, язарга да ул өйрәтте. Иң яхшы сыйфатларны бирде. Әле дә шәһәрдән кайтканны зарыгып көтеп тора. Дәү әниемне бик нык яратам. Шулай безне сөендереп, 100 яшькә кадәр яшәсен иде, - ди Рузилә.
Бүген Оркыя әби улы Илсур абый тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Үз аягында йөри, ашарга да үзе пешереп куя. Балаларын пәрәмәчләр, коймаклар пешереп көтеп тора. Үзенә күрә шөгыльләре дә бар әбинең, боегып утырырга яратмый ул. Гәҗитләр дә, китаплар да укый, гарәпчә дә укый белә. Һәр иртәсен изге дога белән башлый. Ә инде хоккей башланса, телевизор каршысына утыра. “Ак Барс” өчен җан ата. Уен барышындагы голларны хәтта дәфтәренә теркәп бара. Яраткан командасының финалга кадәр барып җитүен көтеп карый.
Оркыя әби язмыш сынаулары алдында баш имәгән, тормышның һәр көненнән ямь табарга өйрәнгән. Аның гомере - сабырлыкның көчен, күңел ныклыгын һәм яшәүнең зур бәхет икәнен раслаучы матур үрнәк.
Нет комментариев