Урта Балтай музее яңа экспонатлар белән тулыланган
Җәмгыять һәм без

Урта Балтай музее яңа экспонатлар белән тулыланган

Урта Балтай мәдәният йортындагы музей бүлмәсенә махсус хәрби операциядән кайткан кыйммәтле экспонатлар өстәлгән.

Егетләрнең каскалары, дошман дроннарыннан саклану чаралары - болар барысы да сугыш кырындагы чынбарлыкны чагылдыручы тарихи истәлекләр. “Авылдашыбыз Дамирга әлеге экспонатларны туган авылына кайтарып, киләчәк буыннар өчен саклап калганы өчен зур рәхмәт! Алар батырлык, каһарманлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булып хезмәт итсен”, - дип хәбәр итә бу хакта Урта Балтай мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.


Нет комментариев