Юл-транспорт һәлакәтендә төрле тән җәрәхәтләре алган “КамАЗ” йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.
Татарстанның Лаеш районында М-12 трассасында ике йөк автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә бер кеше җәрәхәтләнгән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, “КамАЗ” автомобиленең 59 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлекне һәм араны сайламаган. Нәтиҗәдә, ул 35 яшьлек ир-ат идарә иткән FAW йөк машинасына килеп бәрелгән.
Авария нәтиҗәләре видеоязмага эләккән. Кадрлардан күренгәнчә, йөк машиналарының берсенең кабинасы җитди зыян күргән.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев